ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

2018 елда Казанда 652 янгын очрагы теркәлгән, аларда 34 кешенең гомере өзелгән

11 февраль 2019, 10:20 , Фото: ГУ МЧС России по РТ/архив

2018 елда Казанда 652 янгын очрагы теркәлгән, аларда 34 кешенең гомере өзелгән Гражданнарны яклау идарәсендә янгыннарны кисәтү эшләре алып бару ярдәмендә киметергә өметләнәләр.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). 2018 елда Казанда 652 янгын очрагы теркәлгән, аларда 34 кешенең гомере өзелгән. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Шәһәрдә янгыннар саны артты. Аларда 34 кеше һәлак булды», - диде ул.

Докладта китерелгән статистикадан күренгәнчә, Казанда янгыннар саны 544тән – 652гә, аларда һәлак булучылар 29дан 34кә кадәр арткан. Шул ук вакытта, 80нән артык кешене коткарып калганнар, дип искәртте Тимерханов.

Гражданнарны яклау идарәсендә янгыннарны кисәтү эшләре алып бару ярдәмендә киметергә өметләнәләр.

«Быел Казанда янгынга каршы махсус режим кертергә ниятлибез, чөнки һәлак булучылар сизелерлек артты», - дип сүзен йомгаклады Тимерханов.

2018 елда 290га якын кешене Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре коткарган. Тагын 470кә якын зыян күрүчегә җирле коткаручылар ярдәм кулы сузган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10