ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә янгында тугыз кеше коткарылды

11 февраль 2019, 08:16 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Әлмәттә янгында тугыз кеше коткарылды Йорт хуҗалары янгын сүндерүчеләргә шунда ук шалтыратмаган, ашыгыч хезмәтләрне шаһитлар чакырткан.

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Әлмәттә янгында тугыз кеше коткарылды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бүген иртәнге сәгать унда 112 бердәм номерына Шевченко урамындагы йортларның икенче катында кухня яна башлавы турында хәбәр килде.

Биш минуттан соң янгын сүндерүчеләр килеп җиткән. Подъездда каты төтен булган, төтен күрше фатирларга да үтеп керә башлаган. 

Башлангыч версия буенча, янгын электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында башланган. Йорт хуҗалары югалып калган, янгын сүндерүчеләргә шунда ук шалтыратмаган. Ашыгыч хезмәтләрне шаһитлар чакырткан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10