ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Актаныш районы башлыгы чаңгы ярышларында җитәкчеләр төркемендә катнашып, беренче килгән

11 февраль 2019, 03:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/

Актаныш районы башлыгы чаңгы ярышларында җитәкчеләр төркемендә катнашып, беренче килгән Һәр яшь төркемендә җиңүчеләр билгеләнеп, алар чара ахырында дипломнар һәм истәлек бүләкләре белән хөрмәтләнде.

(Актаныш, 9 февраль, "Татар-информ", "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). Елдагыча, Актаныш районы "Россия чаңгы юллары" акциясенә кушылды. Башка еллардан аермалы буларак, быел һәр җирлек чаңгы юлын үзендә "шомартты". Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Район җитәкчелеге катнашында стар алган ярышларда шул рәвешле, теләге булган һәркем катнаша алды. Билгеле, район бик теләп кушылган "Россия чаңгы юллары" акциясенең иң киңкүләмлесе Актанышның үзендә үтте. Чарада район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе катнашты.

Шунысы игътибарга лаек, сәламәт яшәү рәвешен даими пропагандалаучы Энгель Фәттахов, җитәкчеләр төркемендә ярышып, финишка беренче килде.

Актаныштагы чаңгы бәйрәмендә үзләренең гомер бәйрәмен каршылаучылар чаңгы спортын үз итеп килгән халыктан коллектив котлаулар кабул итте.

Балалар бакчасы нәниләре башлап җибәргән узышларга мәктәп укучылары, урта һәм өлкән буын вәкилләре кушылды. Һәр яшь төркемендә җиңүчеләр билгеләнеп, алар чара ахырында дипломнар һәм истәлек бүләкләре белән хөрмәтләнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10