ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Филүс Каһиров бүген Нью-Йоркта чыгыш ясый

10 февраль 2019, 16:18 , Фото: Рамиль Гали/архив

Филүс Каһиров бүген Нью-Йоркта чыгыш ясый Америкага һəм Канадага беренче гастрольләре булуын җырчы социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр иткән иде.
(Казан, 10 февраль, "Татар-информ"). Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров һәм "Мирас" инструменталь ансамле бүген Нью-Йоркта чыгыш ясый. Бу хакта Татарстан Республикасының  АКШтагы рәсми сәүдә вәкиллегенең социаль челтәрдәге төркеме хәбәр итә. 
 
Моңа кадәр татар халык, классик һәм эстрада җырларын, музыка уен коралларында милли композицияләрне Торонто, Питтсбург, Вашингтон тамашачылары тыңлый алган. 
 
2 февральдә башланган гастрольләр 13 февральдә Маямида тәмамланачак.
 
Филүс Каһировның бу Америкага һəм Канадага беренче гастрольләре булуын җырчы социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр иткән иде. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10