ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның Дәрвишләр бистәсендә яна торган тугыз катлы йорттан алты кешене коткарганнар

10 февраль 2019, 14:31 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казанның Дәрвишләр бистәсендә яна торган тугыз катлы йорттан алты кешене коткарганнар Янгын Тупыл урамындагы йортта чыккан.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Казанның Дәрвишләр бистәсендә яна торган тугыз катлы йорттан алты кешене коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә көндез ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына Тупыл урамындагы йортта янгын чыгу турында хәбәр килде. Урынга 71 нче һәм 6 нчы номерлы коткару часте янгын сүндерүчеләре китте», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын сүндерүчеләр янгынның беренче катта булуын күргән. Күрше фатир тәрәзәсеннән бер ир-ат бу вакытта ярдәм сорап кычкырган. Яна торган йорттан эвакуацияләнүчеләр анда тагын кеше булырга мөмкин, дип сөйләгән.

Янгын сүндерүчеләр яна торган фатирга үтеп кергәннәр, анда хуҗаны аңсыз килеш табып алганнар. Табиблар ир-атның үлемен ачыклаган. Күрше фатир хуҗасын битлек ярдәмендә чыгарганнар. Тагын биш кеше тикшерү барышында башка фатирлардан эвакуацияләнгән.

Нәтиҗәдә, янгын алты квадрат метр мәйданда һәлак булган хуҗаның әйберләрен юк иткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10