ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

2018 елда Болгарга 520 меңнән артык кеше килгән

10 февраль 2019, 14:12 , Фото: архив

2018 елда Болгарга 520 меңнән артык кеше килгән Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында узган коллектив җыелышында 2018 ел эшенә йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). 2018 елда Болгарга 521420 кеше килгән. Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында коллектив җыелышы булды, анда 2018 ел эшенә йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләделәр. Бу хакта «Яңа тормыш» газетасы яза.

«Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, бераз азрак, әмма моның объектив сәбәпләре бар», – дип билгеләп үтте Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов.

Аның сүзләренә караганда, республика башкаласында узган футбол буенча дөнья чемпионаты чараларына транспортның төп массасын җәлеп итү сәбәпләрнең берсе булган.

Музей-тыюлыкка килгән белгечләр һәм күп санлы килүчеләр билгеләп үткәнчә, туристларга хезмәт күрсәтү сыйфаты сизелерлек яхшырган, маршрутлар һәм хезмәтләр арткан, башка яңалыклар барлыкка килгән.

Хәзерге вакытта биредә 210 кеше эшли, ә узган ел штат саны 179 кеше тәшкил иткән. Күпсанлы күргәзмәләр оештыруны, яңа музейлар ачуны, хәтта музей урамнары ачылуны, Болгарга теплоходлар белән баруны, археологик табылдыклар белән эшләүне һәм башкаларны уңай яктан билгеләп үтә тыюлык директоры.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10