ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Казанда торак шартларын яхшырту буенча Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышы була

10 февраль 2019, 12:00

12 февральдә узачак утырышта Россия Президенты катнашуы көтелә.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). 10 февральдән 12 февральгә кадәр Казанда һәм Иннополиста торак шартларын яхшыртуга һәм уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруга багышланган Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышы узачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Россия Президенты Владимир Путин утырышның соңгы көнендә, 12 февральдә, фикер алышуга кушылыр дип билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасында утырышны әзерләү белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы шөгыльләнә. Катнашучыларның ипотека буенча ставкаларны киметү, алданган өлешчеләр проблемасы, эскро-счетлардан файдаланып өлешләп төзүне финанслауның яңа схемалары кебек мәсьәләләр буенча фикер алышуы планлаштырыла.

  • Россиядә яңа форматтагы утырышлар 2018 елның ноябреннән башлап үткәрелә. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10