ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан урман хуҗалыкларында коммерция максатларында агач кисүне тыюны сорадылар

10 февраль 2019, 17:30

Хәзер Россиядә урманчыларның агач кисеп акча эшләү хокукы юк.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре Россия Урман кодексына үзгәрешләр кертүне һәм урман хуҗалыклары территориясендә коммерция максатларында агач кисүне тыюны гамәлдән чыгаруны сорадылар. Бу хакта Россия Урман хуҗалыгы башлыгы Иван Валентик әйтте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Басманың әңгәмәдәше илдә урманнарның нибары 20 проценты гына бизнеста файдаланылуын, ә калган 80 проценты дәүләт карамагында булуын, өстәвенә, законнар алардан акча эшләргә мөмкинлек бирмәвен билгеләп үткән.

Валентик Финляндия тәҗрибәсен китергән. Анда дәүләт предприятиесе илнең төньягы урманнарында елына 20 млн евродан артык акча эшли, урман хуҗалыгына табышның 20 проценттан да ким булмаган өлешен кертә.

«Әгәр мәйданнар бизнеска сәүдә нәтиҗәсендә тәкъдим ителмәгән икән, анда урман хуҗалыгы эшли ала. Бу беренче кагыйдә. Ул мәнфәгатьләр каршылыгын бетерә <...>. Икенчедән, анда әзерләнгән агач биржа аша сатылырга тиеш. Бу бәяләрнең ачыклыгын тәэмин итәчәк», – дип аңлатты Россия Урман хуҗалыгы җитәкчесе.

Алынган акча урман хуҗалыгына кайтарылып, аларның матди-техник базасын үстерергә мөмкинлек бирәчәк, дип өстәгән.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10