ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ата-ана булырга әзерләнү дәресләрен мәктәпләрдә укытырга тәкъдим иттеләр

10 февраль 2019, 10:44

Өлкән сыйныф укучылары киләчәктә үзләрен әти-әни сыйфатында нәрсә көтәчәген яхшы аңларга тиеш, дигәннәр Дәүләт Думасында.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында Россия мәктәпләренең өлкән сыйныфларында ата-ана булу дәресләре кертергә тәкъдим итәләр. Мондый тәкъдимне Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты башлыгы урынбасары Борис Чернышов керткән. Бу хакта «Известия» яза.

«Малайлар киләчәктә үзләрен әтиләр сыйфатында нәрсә көтәчәген яхшы аңласын, бу бик файдалы булачак», — дигән депутат.

Чернышов фикеренчә, мәктәпләргә табибларны чакырып, укучыларга сәламәтлек турында сөйләү мөһим.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10