ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Самара өлкәсе татарлары Халыкара туган тел көненә багышланган флешмобта катнашырга чакыра

10 февраль 2019, 10:21

Флешмоб 11 февральдә, Халыкара туган тел көненә кадәр 10 көн кала старт ала.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты Халыкара туган тел көненә багышланган «Минем туган телем» флешмобы башлану турында игълан итә. Бу хакта Самара татарлары медиа-порталында хәбәр ителә.

Флешмоб 11 февральдә, Халыкара туган тел көненә кадәр 10 көн кала старт ала.

  • Халыкара туган тел көне ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә. Ул 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30нчы сессиясе карары белән тел һәм мәдәни күптөрлелекне яклау максатыннан оештырыла.

Флешмобта катнашу өчен милли җәмгыять оешмалары лидерлары һәм активистлары, шулай ук Самара мәгариф учреждениеләрендә укучылар чакырыла. «Минем Туган телем» флешмобында катнашу өчен 45 секундлык видеоролик яздырырга һәм аны социаль челтәрләрдә  #ДружбаНародов #ВсеМыРоссия #ГодЯзыков2019#МойРоднойЯзык хештеглары белән таратырга кирәк.

Иң яхшы эшләр Самара өлкәсе Халыклары дуслыгы йортының йомгаклау роликына керәчәк, диелгән хәбәрдә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10