ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татар әкияте буенча эшләнгән мультфильм Суздаль анимация фестивалендә катнаша

10 февраль 2019, 10:00 , Фото: Рамиль Гали/архив

Татар әкияте буенча эшләнгән мультфильм Суздаль анимация фестивалендә катнаша "Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" мультфильмы федераль субсидия хисабына төшерелгән.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда ясалган "Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" анимацион фильмы Суздальдә уза торган XXIV Россия ачык анимация киносы фестивалендә катнаша. Фестивальнең программасы аның рәсми сайтында урын алган.

Анимация фестивале 13 - 19 март көннәрендә үтә.

"Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" анимацион фильмының режиссеры Елена Ермолина, продюсеры – Светлана Бохараева. Мультфильм геройлары текстларын Камал театры артисты Илдус Габдрахманов укыган.

Фильм Милли бәйге номинациясендә Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашып, фестиваль лауреаты булды.

"Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" анимацион фильмы Россия Мәдәният министрлыгыннан алынган 2 миллион сум субсидия хисабына төшерелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10