ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Мөслим йөзүчеләре районара ярышларда 26 медаль алган

10 февраль 2019, 03:00 , Фото: muslumirc.ru/

Мөслим йөзүчеләре районара ярышларда 26 медаль алган Мөслимлеләр үз яшь төркемнәрендә бик күп призлы урыннар яулады.

(Мөслим, 10 февраль, "Татар-информ", "Авыл утлары").  Мөслим гимназиясе бассейнында районара йөзү ярышлары узды. Чарада Балык Бистәсе, Яңа Чишмә районнары һәм безнең укучылар командалары составында 70 бала чыгыш ясады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шуларның 44е – район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр. Ярышлар шәхси-команда зачетында барды. Спортчылар үз яшь төркемнәрендә 100-50 метрда брасс, 50-25 метрда ирекле стильдә йөзде.

Шәхси зачетта 16 комплект, эстафета йөзүендә 2 комплект медаль уйнатылды. Мөслимлеләр үз яшь төркемнәрендә бик күп призлы урыннар яулады.

Нәтиҗәдә район командасы 4 алтын, 11 көмеш һәм 11 бронза медальгә ия булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10