ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Спаста өлкән сыйныф укучылар үзәк район хастаханәсе табибы белән очрашты

10 февраль 2019, 01:00 , Фото: spas-rt.ru/

Спаста өлкән сыйныф укучылар үзәк район хастаханәсе табибы белән очрашты Аларга табиб һөнәре югары уку йортларына керү шартлары, студент тормышы һәм башка күп кенә кызыклы нәрсәләр турында сөйләделәр.

(Спас, 10 февраль, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). “Ак халатлы фәрештәләр” һөнәри юнәлеш бирү акциясе кысаларында шәһәрдәге урта мәктәпләрнең өлкән сыйныфларында белем алучылар һәм кадет мәктәбе укучылары район үзәк хастаханәсендә булдылар. Бу турыда җирле басма яза.

Укучылар алдында хастаханәнең баш табибы Егор Самохвалов, Казан дәүләт медицина университеты студентлары чыгыш ясадылар. Алар табиб һөнәре югары уку йортларына керү шартлары, студент тормышы һәм башка күп кенә кызыклы нәрсәләр турында сөйләделәр.

Өлкән класс укучылары КДМУ турында фильм карадылар, алар өчен хастаханә буйлап экскурсия оештырылды. Укучылар поликлиниканы, балалар консультациясен, ашыгыч ярдәм күрсәтү, хирургия бүлекләрен карадылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10