ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрендә дистәгә якын бәйге узачак

10 февраль 2019, 09:25

Өлкәдә мәдәни чаралар бер атна дәвам итәчәк.

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). 16 февраль көнне Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре уңаеннан дистәгә якын фестиваль-бәйгеләр уздырылачак. Бу хакта өлкә Татар конгрессы хәбәр итә.

Бер атна дәвам итәчәк Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмәндә “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесе үтәчәк. Шулай ук, “Халык сәнгате-2019” үзешчән сәнгать фестивале җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

Аш-суга оста булучылар үзләрен “Татар ашлары” өлкә бәйгесендә сынап карый алачак. Бәйге шулай ук 16 февральдә “Нефтяник” Мәдәният йортында үткәрелә.

Балалар өчен исә 9 февральдә төрки телле милләтләр арасында “Таң йолдызы” конкурсы оештырылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10