ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Новосибирскида "Татар егете" катнашучылары татар әсәрләре геройлары булып чыгыш ясаячак

10 февраль 2019, 11:22

Конкурста ярышачак татар егетләре өчен оештыручылар җитди сынаулар әзерләгән.

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). 17 февраль көнне Новосибирск каласының милләтара үзәгендә узачак “Татар егете-2019” бәйгесендә катнашучылар жюри каршында татар язучылары әсәрләре геройлары булып чыгыш ясаячак. Бу хакта җирле татарларның мәдәни үзәге хәбәр итә.

Конкурста катнашачак 15-25 яшьлек татар егетләре өчен оештыручылар җитди сынаулар әзерләгән. Бәйгенең һәр этабы үзенчәлекле һәм егетләргә үзләрен төрле яклап күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк.

Таныштыру өлешендә алар татар язучылары әсәрләре геройлары булып чыгыш ясаса, интеллектуаль өлештә татар мәдәнияте, таихы, гореф-гадәтләре хакында белемнәрен күрсәтә алачак.

“Серле сандык” сынавы татар халкының милли ир-ат киемнәре, аларның килеп чыгышы, үзенчәлекләренә багышлана.  Шулай ук егетләр иҗади сәләтләрен дә жюрига тәкъдим итәргә тиеш була. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10