ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Лениногорскида 500 кеше “Россия чаңгы юллары” ярышларында катнашырга гариза биргән

9 февраль 2019, 22:00 , Фото: zamansulyshy.ru/

Лениногорскида 500 кеше “Россия чаңгы юллары” ярышларында катнашырга гариза биргән Бу көннең истәлеге итеп катнашучыларга “Россия чаңгысы. Лениногорск” дип язылган кызыл һәм зәңгәр төстәге спорт шапкалары да өләштеләр.

(Лениногорск, 9 февраль, "Татар-информ", "Заман сулышы"). 37нче тапкыр үткәрелүче Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында, шәһәрнең “Яшьлек” спорт комплексы базасында "Россия чаңгы юллары 2019" ярышлары узды. Катнашырга теләүчеләр барлыгы 500гә якын гариза кабул ителде, диләр әлеге чараны оештыручылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел да шәһәребезнең мәктәп укучылары, студентлар, оешма-предприятие вәкилләре актив катнашты.

Чаңгычыларга старт бирелгәнче Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк катнашучылырга яхшы кәеф, сәламәтлек теләде. Предприятие-оешма арасында узган Спартакиада җиңүчеләрен дә бүләкләде.

Старт иң беренче хатын-кызларга бирелде, алар бер километр араны үтте. Алардан соң ир-атлар үзләрен ике километр чакрымда сынады.

Бу көнне җиңелүчеләр булмады, барлык катнашучылар рәхәтләнеп чаңгыда шуып, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар. Фиништан соң теләге булган һәркем кайнар чәй дә эчә алды.

Бу көннең истәлеге итеп катнашучыларга “Россия чаңгысы. Лениногорск” дип язылган кызыл һәм зәңгәр төстәге спорт шапкалары да өләштеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10