ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда чагыштырмача җылы һава торышы саклана

9 февраль 2019, 17:22 , Фото: архив

Татарстанда чагыштырмача җылы һава торышы саклана Көндез һава температурасы 3-8 градус салкын булачак.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 февральдә, Татарстан территориясендә чагыштырмача җылы һава торышы хөкем сөрәчәк. Аязучан болытлы һава, бераз кар явуы ихтимал. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә температура -11 градус булса, аязганда -16 градуска кадәр. Көндез һава температурасы 3-8 градус салкын булачак.

Республиканың төньяк-көнбатыш районнарында, шул исәптә Казанда җылырак булачак. Төбәкнең көньяк-көнчыгыш районнарында температура түбәнрәк.

Көньяк-көнбатыштан салмак җил. Юлларда бозлавык.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10