ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда “Россия чаңгы юллары” ярышында катнашучы иң өлкән кешегә 93 яшь иде

9 февраль 2019, 16:10 , Фото: Владимир Васильев

Казанда “Россия чаңгы юллары” ярышында катнашучы иң өлкән кешегә 93 яшь иде Чарада 20 меңгә якын кеше катнашты.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Казанда “Россия чаңгы юллары” ярышында катнашучыларның иң өлкәне 93 яшьлек Петр Яльдиряков иде.

Чарада 20 меңгә якын кеше катнашты. Мәдәни программаны вокалчы Илнур Кәбиров ачты. Тантаналы чара эскимослар костюмнары кигән хореография коллективы чыгышы белән дәвам итте.

Сәламләү тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан спорт министры Владимир Леонов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров һәм Казан шәһәре башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова катнашты.

“Бүген бөтен Татарстан чаңгыга басты, рәхмәт сезгә! Әлбәттә, бераз кояш җитми, әмма ул сезнең йөрәкләрдә”, - дип мөрәҗәгать итте Спорт министры тамашачыларга һәм катнашучыларга. Ул үзе дә җитәкчеләр ярышында катнашты.

Чараның рәсми өлешеннән соң сәхнәгә Петр Яльдиряковны чакырдылар һәм аңа истәлекле бүләк тапшырдылар. “Элек мин спортчы идем, марафон дистанцияләренә йөгердем. Морж идем, кышын су кердем. 20 градус салкында эчке киемнән генә йөгердем. Яшьләр мөмкин булганча спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш”, - диде ул.

Татарстан башкаласында чаңгы ярышлары Горки-Әмәт урманы паркында башланды, аннары спортчылар Казансу тугае буенча Гаврилов урамы буйлап узышты. Ә төп старт “Юдино” бистәсендә «Локомотив» стадионында узды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10