ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

9 февральнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

9 февраль 2019, 21:00

9 февральнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар Эдуард Ганиевны соңгы юлга озаттылар, “Җәлил укулары” бәйгесендә тавыш бирү этабы бара, Татарстанда 261,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган.

Татарның олы йөрәкле, милләтпәрвәр улы Эдуард Ганиевны соңгы юлга озаттылар / Эдуард Әнвәр улы Ганиевны Саратов өлкәсендәге Усть-курдем авылында татар зиратында җирләделәр.

Татарның олы йөрәкле, милләтпәрвәр улы Эдуард Ганиевны соңгы юлга озаттылар

Журналист Фәрит Салихов "Сабантуй"дан - олы мәйданга" китабын чыгарган / Татар көрәшенә багышланган чираттагы китап дөнья күрде.

Журналист Фәрит Салихов

Марат Әхмәтов: Язгы чәчү кампаниясенә техника әзерлеге уңышка зур йогынты ясый / Марат Әхмәтов сүзләренчә, чәчүлек кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, 650 чәчүлек комплектлары җәлеп ителәчәк.

Марат Әхмәтов: Язгы чәчү кампаниясенә техника әзерлеге уңышка зур йогынты ясый

Алберт Кәримов татарстанлыларны гражданлык авиациясе көне белән котлады / Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры тармак хезмәткәрләренең һәм ветераннарының һөнәри осталыгын билгеләп үтте.

Алберт Кәримов татарстанлыларны гражданлык авиациясе көне белән котлады

Татарстанда 261,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган / Татарстан Хөкүмәте йортындагы киңәшмә Татарстанның барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Татарстанда 261,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган

Әмирхан Еники яшәгән йортка быел истәлек тактасы куелачак / Бу эш белән Казан дәүләт университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты шөгыльләнә.

Әмирхан Еники яшәгән йортка быел истәлек тактасы куелачак

Мәскәүдә Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры гастрольләре тәмамланды / Татарлар Штабы татар һәм башкорт халкын легендар театр спектакльләренә җәлеп итүдә актив катнашты.

Мәскәүдә Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры гастрольләре тәмамланды

“Җәлил укулары” бәйгесендә тавыш бирү этабы бара / Онлайн тавыш җыю ысулы белән җиңеп чыккан финалистка «Халык мәхәббәте призы» тапшырылачак.

“Җәлил укулары” бәйгесендә тавыш бирү этабы бара

Россия прокатына «Су анасы» әкияте буенча төшерелгән фильм чыга / Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яшел Үзәннең «Ника» фонды ярдәме белән төшерелгән.

Россия прокатына «Су анасы» әкияте буенча төшерелгән фильм чыга

“Татар-информ” 300 килограммлы кабанны фотога төшергән өчен премия вәгъдә итә / “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” проектының яңа чыгарылышында Федор Батков уникаль авырлыктагы кабан турында сөйләде.

“Татар-информ” 300 килограммлы кабанны фотога төшергән өчен премия вәгъдә итә

Казанда “Россия чаңгы юллары” ярышында катнашучы иң өлкән кешегә 93 яшь иде / Чарада 20 меңгә якын кеше катнашты.

Казанда “Россия чаңгы юллары” ярышында катнашучы иң өлкән кешегә 93 яшь иде

“Салават күпере” торак комплексында 340 фатирлы йортны файдалануга тапшырдылар / Яңа йорт 18 катлы, 4 подъездлы, ә фатирларның гомуми мәйданы 19,8 мең кв.метр тәшкил итә.

“Салават күпере” торак комплексында 340 фатирлы йортны файдалануга тапшырдылар


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10