ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарның олы йөрәкле, милләтпәрвәр улы Эдуард Ганиевны соңгы юлга озаттылар

9 февраль 2019, 14:07 , Фото: tatar-congress.org

Татарның олы йөрәкле, милләтпәрвәр улы Эдуард Ганиевны соңгы юлга озаттылар Эдуард Әнвәр улы Ганиевны Саратов өлкәсендәге Усть-курдем авылында татар зиратында җирләделәр.

(Казан, 9 февраль, "Татар-информ"). Бүген танылган меценат, Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы президиумы әгъзасы Эдуард Ганиевны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта Бөтендөнья конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Эдуард Әнвәр улы Ганиевның үлеме турындагы хәбәр яшен тизлеге белән таралды. Татар дөньясында аны белмәгән кеше бик сирәктер. Ул милләткә тугъры хезмәт итүе, нинди ярдәм сорап барсаң да, аны хәл итү юлларын эзләп таба белүе, киң күңеллелеге белән аерылып торды. Кешеләрне яратты, шуңа күрә аның үзен дә хөрмәт иттеләр.

Эдуард Ганиевны соңгы юлга озатырга да бүген халык биһисап күп җыелды. Татарстан, Чувашстан республикаларыннан, Ульян, Пенза, Самара өлкәләреннән, Сарытау өлкәсенең бик күп шәһәр, район һәм авылларыннан килделәр. Бөтендөнья татар конгрессыннан да кайгылы хәбәрне ишетүгә юлга кузгалдылар. Эдуард Әнвәр ул конгрессның якын дусты, Милли Шура әгъзасы иде, һәрвакыт элемтәдә булды. Аны җитәкчеләрдән алып, гади хезмәткәрләргә кадәр, барсы да хөрмәт итте. 

Эдуард Ганиевны соңгы юлга озатучылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, Татарстан мөселманнары Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүнең мең еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты.

Шулай ук озату чарасында Сарытау өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов, Ульян өлкәсе ахуны Илдар хәзрәт Сафиуллин, Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәмис Сафин, Ульян өлкәсе Иске Кулатка районы хакимияте башлыгы Илдар Мәһдиев һәм башка бик күп милләттәшләр булды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче урынбасары Данис Шакиров Милли Шура рәисе һәм дөнья буйлап сибелеп яшәүче милләттәшләребез исеменнән, мәрхүмнең гаиләсе һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Эдуард Әнвәр улы Ганиевны Саратов өлкәсендәге Усть-курдем авылында татар зиратында җирләделәр. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын. Ул кылган изге гамәлләр татар халкының күңелендә онытылмаслык эз калдырды", дип яза  Бөтендөнья татар конгрессы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10