ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдә “Татар теленә кереш” бушлай курслары ачыла

9 февраль 2019, 13:44

Интенсив курсы татар мәдәниятенә тел аша килергә тәкъдим итә.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). 11 февральдә Мәскәүдә Россия дәүләт китапханәсенең Көнчыгыш әдәбияты үзәгендә “Татар теленә кереш” бушлай курслар ачыла. Тел өйрәнергә теләүчеләр ике атна дәвамында ун лекция тыңлый ала. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Интенсив курслар татар мәдәниятенә тел аша килергә тәкъдим итә. Лекцияләрне филология фәннәре кандидаты Лилиана Сафина укыячак.

Курслар бушлай булачак.

Курсларны Россия дәүләт китапханәсе, Мәскәү татар морзалары мәҗлесе һәм Мәскәү татарлары төбәк мөхтәрияте каршындагы «Умарта» мәктәбе оештыра.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10