ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда 261,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган

9 февраль 2019, 11:25 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстанда 261,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган Татарстан Хөкүмәте йортындагы киңәшмә Татарстанның барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Агымдагы елның 8 февраленә Татарстанда 261,9 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган. Бу планның 9,8 процентын тәшкил итә. Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә Татарстанның барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

2019 елга социаль программа буенча гомуми мәйданы 438,3 мең кв. метр булган 7 838 фатирлы 165 йортны файдалануга тапшыру планлаштырылган, диде Ирек Фәйзуллин. Агымдагы елның 8 февраленә статистика органына гомуми мәйданы 60,1 мең кв.метрлы 1 мең 15 фатирлы 24 йорт буенча хисап тотканнар.

2019 елда ятим һәм һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның торакка хокукларын гамәлгә ашыру кысаларында 309 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк. Бу 373 млн 231,9 мең сумлык торак йортларны яллау килешүе буенча башкарылачак.

Аерым категория гражданнарының торак шартларын яхшыртуга 2019 елда бүлеп бирелгән бюджет акчасына 133 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырылган. Алар – биш яки күбрәк баласы булган 35 күп балалы гаилә, 53 яшь гаилә, Ерак Төньяктан күчәргә мәҗбүр булган 45 граждан, эштән азат ителгән хәрбиләр һәм чернобыльчеләр.

Шулай ук 8 февральгә алты күп балалы гаиләгә 32 млн 276 мең сумлык сертификатлар рәсмиләштерелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10