ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанның аеруча сакланыла торган территория мәйданын ике тапкыр арттыру планлаштырыла

9 февраль 2019, 09:54 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанның аеруча сакланыла торган территория мәйданын ике тапкыр арттыру планлаштырыла Татарстанның Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты ел саен җидегә кадәр аеруча сакланыла торган табигать территорияләре булдырырга планлаштыра.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Якындагы ун елда Татарстанның Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты аеруча сакланыла торган территорияләре мәйданын 5,6 – 13 процентка арттырырга планлаштыра. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда ведомство җитәкчесе Федор Батков сөйләде.

«13 проценттан да ким түгел – экологик стандартларда шундый күрсәткеч теркәлгән. Без никадәр вакыт кирәк икәнең аңлыйбыз. Безнең исәпләүләр буенча 10-15 ел», — диде Федор Батков Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты нинди күрсәткечләргә омтыла дигән сорауга.

Татарстанның 5,6 процент мәйданын гына аеруча сакланыла торган табигать территорияләре били, республикада алар 150. Федор Батков ел саен 5-7 аеруча сакланыла торган табигать территорияләре булдырырга кирәк ди.

«Быел җиде аеруча сакланыла торган табигать территорияләре булдыру бурычын куйдык, шул исәптә Әлки, Нурлат, Яшел Үзән, Арча районнарында һ.б. », — диде әңгәмәдәш. Татарстанда зур этәргеч булсын өчен 10-20 елга исәпләнгән аеруча сакланыла торган табигать территорияләре санын арттыру буенча программа барлыкка килергә мөмкин.

«Аеруча сакланыла торган табигать территорияләре концепциясен әзерлибез, программа 15 елга, бәлки 20 елга булыр. Республикада шундый байлык була торып, без республиканың нефть, КАМАЗ һәм Универсиададан тыш, уникаль табигый корылмалар белән дә горурлана алуын аңлыйбыз», — диде Федор Батков.

Федор Батков белән әңгәмәне тулысынча «События» порталында укырга мөмкин. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында карый аласыз.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10