ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әмирхан Еникиның 110 еллыгына багышланган кичәгә чакыру билетлары Камал театрында бирелә

9 февраль 2019, 12:22 , Фото: Султан Исхаков

Әмирхан Еникиның 110 еллыгына багышланган кичәгә чакыру билетлары Камал театрында бирелә Юбилейга багышланган әдәби-музыкаль чара 12 февральдә Камал театрының зур залында үтә.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры Казан халкын һәм кунакларын Әмирхан Еникиның 110 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәгә чакыра. Чакыру билетларын театр кассасыннан алырга мөмкин. Бу хакта Әмирхан Еникиның 110 еллыгына багышланган чаралар уңаеннан «Татар-информ»да оештырылган матбугат конференциясеннән соң хәбәр ителде.

Юбилейга багышланган әдәби-музыкаль чара 12 февральдә Камал театрының зур залында үтә. Сценарий авторы – Ркаил Зәйдулла. Режиссеры – Россиянең халык артисты Илдар Хәйруллин. Сәхнә бизәлеше – Сергей Скоморохов. Алып баручылар – Искәндәр Хәйруллин, Ришат Әхмәдуллин.

Әлеге кичә турында мәгълүмат бирергә килгән Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша Әмирхан Еники әсәрләрен укыячагын әйтте. Әмма бөтен әсәрләре дә, әлбәттә, сәхнәдән укылып өлгерә алмый. Шунлыктан Фәнис Җиһанша Әмирхан Еники әсәрләрен укыган аудиоларны үзенең социаль челтәрдәге битенә урнаштыруын әйтте.

Фәнис Җиһанша Әмирхан Еникиның 90 еллыгына үткәрелгән кичәдә катнашуын искә алды. “Ул бу хакта үзенең “Соңгы китап” әсәрендә язып та чыкты. Мин кичәдә аның “Кем җырлады?” дигән әсәрен укыган идем. аның әсәрләрендә сүз тәме ярылып ята. Бу әйбер бүгенге язучыларда югалып бара”,- диде артист.

“Без бу кичәне профессиональ югарылыкта уздырырга тиешбез”, - дип вәгъдә итте Фәнис Җиһанша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10