ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган чаралар Камал театрында башланып китә

9 февраль 2019, 10:16 , Фото: Султан Исхаков

Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган чаралар Камал театрында башланып китә 12 февральдә Камал театрында Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган әдәби кичә үтә. Башлана 19.00 сәгатьтә.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Республикада күренекле язучы Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган чаралар Камал театрында әдәби кичә белән башланып китәчәк. «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә катнашучылар язучының юбилей уңаеннан планлаштырылган чаралар белән таныштырдылар.

“Әмирхан Еникинең 100 еллыгы бик тар даирәдә билгеләнеп үткән иде. Бу безне бик уйга салды. Без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевтан, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровтан, институтыбыз җиткәчесе Рәдиф Җамалетдиновтан хәер-фатыйха һәм ярдәм алып зур эш башлап җибәрдек”, - диде университет доценты Гөлфия Гайнуллина.

Гөлфия Гайнуллина Казан дәүләт университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы “Мизгел” театр студиясенең Әмирхан Еники әсәрен сәхнәләштерәчәген дә әйтте. Студентлар язучының “Рәшә” әсәрен сайлаганнар.

“Без Әмирхан Еникинең “Сайланма әсәрләр”ен чыгаруны да планга керттек. Ул өч томда булачак. Бу томнарның үзенчәлеге аларда фәнни комментарийлар булу белән билгеләнә”, - диде галимә. Гөлфия Гайнуллина Аяз Гыйләҗевның алты томлыгының да фәнни комментарийлар белән чыгуын, әлеге комментарийларны коллегасы Миләүшә Хабетдинова эшләвен искәртеп үтте. Әмирхан Еникының “Сайланма әсәрләр”е дә шушы үрнәктә башкарылачак.

“Әмирхан Еникинең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итеп бастыру да көн үзәгенә куелган. Бу эш тә безнең тарафтан башкарыла”, - диде язучы иҗатын актив пропагандалаучы укытучы-галимә. Әмирхан Еникиның аерым әсәрләрен инглиз теленә тәрҗемә итеп китап бастыру эше дә башланган. Язучы әсәрләре аудиокитап булып та чыгачак.

12 февральдә Камал театрында Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган әдәби кичә үтә. Башлана 19.00 сәгатьтә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10