ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татар яшьләре форумы “Әлиф” спектакле командасын Тукай премиясенә тәкъдим итәргә җыена

8 февраль 2019, 22:22 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татар яшьләре форумы “Әлиф” спектакле командасын Тукай премиясенә тәкъдим итәргә җыена "Әлиф" командасы ул - идея авторы һәм режиссер Туфан Имаметдинов, хореограф Марсель Нуриев, композитор Эльмир Низамов һәм биюче Нурбәк Батулла.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Әлиф” хореографик спектаклен чыгарган команданы Тукай премиясенә тәкъдим итәргә җыена. Бу «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булды.

"Әлиф" командасы ул - идея авторы һәм режиссер Туфан Имаметдинов, хореограф Марсель Нуриев, композитор Эльмир Низамов һәм биюче Нурбәк Батулла.

Тукай премиясенә кандидатлардан гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә.

  • "Әлиф" спектаклендә биюче Нурбәк Батулла әлеге эше өчен Россиянең "Алтын битлек" театраль премиясенә лаек булган иде. Спектакльнең идеясе - татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын биюдә гәүдәләндерү. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10