ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие Әхмәдзәки мәчете төзелешенә хәер-фатыйхасын бирде

8 февраль 2019, 20:01 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие Әхмәдзәки мәчете төзелешенә хәер-фатыйхасын бирде "Залесныйдагы әлеге мәчет Әхдмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның исемен һәм мирасын саклау үзәгенә әверелер дип ышанам”, - диде мөфти.

(Казан, 8 февраль, "Татар-информ"). Бүген  Казан шәһәре Залесный бистәсендә рәсми рәвештә Әхмәдзәки мәчете төзелеше башланып китте. Бу турыда ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр  итә.

Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендә хезмәт кылучы имам-хатыйблар, күренекле татар дин әһеле Әхдмәдзәки хәзрәт Сафиуллинны (1896-1994) якыннан белүчеләр, аның туганнары, иганәчеләр, төзелеш эшен башлап йөрүчеләр катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, бүгенге көннең әһәмиятен билгеләп, катнашучыларга Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләре белән мөрәҗәгать итте: “Кем дә кем кешеләргә рәхмәт әйтә белмәсә, ул Раббыбызга шөкер итүчеләрдән булмас”.

Алга таба ул Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның дини мирасын саклауның әһәмиятенә тукталды: “Мәчет халкыбызның күренекле дин әһеле Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемен йөртәчәк, ул исә, Совет чорының чиксез каршылыкларына карамастан, халыкны иманга, хакыйкатькә, әдәп-әхлакка өндәгән, дин юлында армый-талмый хезмәт иткән, 1970-1990 елларда эшли торган бердәнбер мәчет – Мәрҗани мәчетендә имам булып торган шәхесебез.

Мәчетебез ачылгач, аның исемендә түгәрәк өстәлләр, конференцияләр уздырырбыз, Залесныйдагы әлеге мәчет аның исемен һәм мирасын саклау үзәгенә әверелер дип ышанам”, - диде мөфти.

Рәсми өлеш тәмам булгач, тәкбир әйтелеп, мәчет нигезенә истәлек язуы төшерелде, күмәк рәвештә дога кылынды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10