ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Радик Вахитов: Татарстанның тышкы элемтәләрендә Азия юнәлешенең роле елдан-ел арта

8 февраль 2019, 10:12 , Фото: Султан Исхаков

Радик Вахитов: Татарстанның тышкы элемтәләрендә Азия юнәлешенең роле елдан-ел арта Республика һәм Кытай провинцияләре арасында хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланган, уртак проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Россиягә санкция басымы шартларында Татарстан Хөкүмәте икътисади хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләрен барлый. Бу уңайдан Татарстанның тышкы элемтәләрендә Азия юнәлешенең роле елдан-ел арта бара. Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Россия белән Кытай арасындагы күп планлы хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсен һәм ике ил арасындагы сәүдә коридорларын актив рәвештә үстерүне игътибарга алып, республика Кытай провинцияләре белән төбәкара хезмәттәшлекне җайга салырга омтыла, - диде ул. - Татарстан «Идел – Янцзы» төбәкләре хезмәттәшлек форматында актив катнаша, республика һәм Кытай провинцияләре арасында хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланган, уртак проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла».

Радик Вахитов искәрткәнчә, узган елда Кытай Халык Республикасының Татарстан башкаласында Генераль консуллыгы ачылу да әлеге өлкәгә саллы өлеш кертте.

Шул ук вакытта, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Татарстан тышкы сәүдә әйләнешенең зур өлеше әле дә булса Европа берлеге илләренә туры килүен билгеләп үтте.

«Татарстан белән тышкы сәүдә буенча лидерлар - Нидерланд, Польша, Германия һәм Бөекбритания. Шул исәптән АКШ компанияләре белән хезмәттәшлек тә җитди үсеш кичерә», - дип сүзен йомгаклады Вахитов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10