ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда балалар бакчасында янгын сигнализациясе эшләү аркасында 100 кеше эвакуацияләнде

7 февраль 2019, 11:51

Гадәттән тыш хәл бүген иртән 283нче балалар бакчасында булды.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Казанда балалар бакчасында янгын сигнализациясе эшләү аркасында 100 кеше эвакуацияләнде. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Бүген 10.48 дә 112 бердәм номерына 1нче Привольная урамындагы 283нче балалар бакчасында янгын сигнализациясе кабынуы турында хәбәр килде", - диделәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Җиде минуттан соң балалар бакчасында беренче янгын сүндерүчеләре төркеме килеп җитә. Бинадан 101 кеше оператив рәвештә эвакуацияләнгән (шул исәптән 80 бала).

Чакыру ялган булып чыга. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10