ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Быел Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры Актанышта узачак

6 февраль 2019, 14:13 , Фото: Салават Камалетдинов

Быел Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры Актанышта узачак Көрәш дөньясындагы иң дәрәҗәле турнирларның берсе 14-15 февральдә үткәреләчәк.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Быел Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган традицион көрәш турниры 14-15 февральдә Актаныш районында узачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткән Татарстан Республикасы көрәш федерациясе президиумы әгъзалары утырышында Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин хәбәр итте.

“Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган турнир быел Актанышта үтәчәк. 2018 елның апрель аенда үсмер көрәшчеләр арасында Татарстанның беренче Президенты кубогына башланып киткән көрәш ярышларының ачылышында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов “Без Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган турнирны Актанышта үткәрергә телибез. Безнең күптәнге хыял инде ул” дип сорады.

Без Марат Әхмәтов (ТИ – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры) белән сөйләштек тә, Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган традицион көрәш турнирын Актаныш районында уздырырга булдык”, - диде Равил Хәйруллин.

Ул Актаныш районының әлеге турнирга никадәр әзер булуын да әйтте. “Әмма монда икенче мәсьәлә дә бар. Теләү – ул бер әйбер, икенче мәсьәлә – мөмкинлекләр. Чыннан да әле эшләнеп бетмәгән яклар да бар, күп эшне эшләргә, шул исәптән ремонт та ясарга кирәк. Әмма мин турнирны кабул итүче кешеләргә 100 процент ышанам. Алар Актанышка чакырганнар икән, димәк, үз эшләрен зур итеп башкарып чыгачаклар”, - диде Равил Хәйруллин.

Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Актанышка килүче спортчылар өчен тору мәсьәләсендә проблемалар юк икәнен әйтте. “Башкортстанда, Түбән Камада 25-30 километр ераклыкта урнашкан кунакханәләр бар. Кирәкле кунакханәләр инде броньланган”, - диде Равил Хәйруллин.

Баш судья итеп башта Илфир Әнвәровны билгеләмәкче булганнар, ул “Мин яшьләр белән шөгыльләнәм. Минем төркемем булачак” дип баш тарткан. Ахыр чиктә судья итеп Айрат Гәрәев билгеләнгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10