ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда биш мәктәп карантинга ябылган

6 февраль 2019, 08:11 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казанда биш мәктәп карантинга ябылган Казанда ОРВИ белән авыручылар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 17,8% ка арткан.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ“). Казанда кискен респиратор-вируслы инфекция аркасында биш мәктәп карантинга ябылган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Берничә уку йортының 20 классында укуны вакытлыча туктаттылар: Вахитов районының 18 нче мәктәбендә, Яңа Савин районының 31, 49 һәм 71 нче мәктәпләрендә, шулай ук Совет районының 121 нче лицеенда.

Казанда ОРВИ белән авыручылар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 17,8% ка арткан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10