ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Миңнеханов Иннополиста хәрби кафедра ачу турында РФ оборона министры белән фикер алышачак

5 февраль 2019, 15:20 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов Иннополиста хәрби кафедра ачу турында РФ оборона министры белән фикер алышачак Россиядәге иң яшь ИТ-университет студентлары хәрби белгечлекләрне хәрби хезмәткә бармыйча алу мөмкинлеге булдыруны сорады.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис университетында хәрби кафедра ачуга ярдәм итәчәк һәм бу мәсьәлә буенча Россия оборона министры Сергей Шойгу белән фикер алышырга әзер. Бу хакта Татарстан Президенты югары уку йортлары студентлары белән әңгәмәдә хәбәр итте.

«Безнең биредә Россия Федерациясе Оборона министрлыгының тикшерү бүлеген булдыру турында килешү бар иде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Иннополиста хәрби кафедра ачу мөмкинлеге турында армия белгечләре белән фикер алышу булачагын җиткерде. Шулай ук бу мәсьәлә буенча Сергей Шойгу белән шәхсән сөйләшергә әзер икәнлеген әйтте. «Оборона министры 3-4 көн элек булды, без моңа тотыначакбыз», — дип вәгъдә итте Миңнеханов. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10