ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

22 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскара

5 февраль 2019, 12:44 , Фото: Рамиль Гали/архив

22 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскара Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак, ул 10 майга күчерелә.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак, әмма җомга көнне, 22 февральдә, эштән бер сәгатькә иртәрәк китәргә мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте башлыгы урынбасары Иван Шкловецка сылтама ясап хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, февральдә өстәмә ял көннәре булмаячак, чөнки 23 февраль, шимбә ялы 10 майга, җомгага күчерелә.

«Шул ук вакытта, биш көнлек эш атнасы стандарт графигы буенча хезмәт куючылар өчен җомга көнне, 22 февральдә, эш вакыты бер сәгатькә кыскарак булачак», - диде Шкловец.

Россиялеләрне алдагы озын яллар 8-10 март көннәрендә көтә. Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә россиялеләр – биш (1-5 май), Җиңү көнендә - дүрт (9-12 май), Халыклар бердәмлеге көнендә өч көн (2-4 ноябрь) ял итәчәк.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10