ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә тыңлаудан саклана торган телефон сата башладылар

3 февраль 2019, 14:06

Җайланманың бәясе 85 мең сум тора.

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Россиядә тыңлаудан саклана һәм ватып булмый торган телефон сата башладылар. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Ул җайланманың бәясе - 85 мең сум.

"Аңа юридик зат заказ бирә ала, ә аннары сатарга мөмкин. Ваклап сату төре булган очракта, шәхси затка, аны сатып алу мөмкин түгел", - диелгән хәбәрдә.

Хәзерге вакытта аппаратта үз эшләнмәләренең операция системасы урнаштырылган. Мәгълүмати куркынычсызлык максатларында ул бик нык кыскартылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10