ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе отставкага китте

3 февраль 2019, 09:00 , Фото: menzela.ru

Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе отставкага китте Шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Айдар Салахов юбилярга район символикасы белән сәгать тапшырды.

(Минзәлә, 3 февраль, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Юрий Исламов 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Ул отставкага китте. Бу турыда җирле басма хәбәр итте.

Шул уңайдан ул үзенең коллективы белән саубуллашу мәҗлесе уздырды. Бергә эшләгән хезмәттәшләре алдагы тормышында иң беренче чиратта сәламәтлек, киләчәктә дә бергә хезмәттәшлек итеп, киңәшләре белән булышлык итүләрен теләделәр.

Шимбә киңәшмәсендә тулы залда район башлыгы Айдар Салахов район символикасы белән сәгать тапшырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10