ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Кукмарада тәмәке тартканда сак булмау аркасында ир-ат үлгән

2 февраль 2019, 17:29 , Фото: ГУ МЧС РТ

Кукмарада тәмәке тартканда сак булмау аркасында ир-ат үлгән Янгын 12 квадрат метр мәйданга зыян китергән.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Кукмарада биш катлы йортта чыккан янгында 58 яшьлек ир-ат үлгән. Ул тәмәке тартканда сак булмаган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 1.42 сәгатьә 112 ашыгыч хезмәтенә Кукмараның Ворошилов урамында бишкатлы йортның икенче катындагы фатирларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр килде», – диелгән ведомство хәбәрендә.

Чакыру буенча килгән 117нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре өченче подъездда төтен чыгуын күргән. Йорта яшәүчеләр янгын сүндерүчеләр килгәнче фатирдан чыкканнар. Шаһитлар янгын сүндерүчеләргә янгын чыккан фатирда ир-ат калган булырга мөмкинлеген хәбәр иткәннәр.

Янгын сүндерүчеләр ишекне ватканнар һәм төтен таралган фатир эченә кергәннәр. Диван янында идәндә 58 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган.

Янгын 12 квадрат метрдагы мебельне һәм әйберләрне юк иткән. Янгын тәмәке тартканда сак булмау аркасында чыккан дип фаразлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10