ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“УНИКС” баскетболчылары 42 очколык аерма белән “Цмоки-Минск” командасын җиңделәр

2 февраль 2019, 17:04 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

“УНИКС” баскетболчылары 42 очколык аерма белән “Цмоки-Минск” командасын җиңделәр Киләсе уенны “УНИКС” үз мәйданында Казанда үткәрәчәк.

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “УНИКС” баскетбол командасы ВТБ бердәм лигасы кысаларында Минск шәһәрендә “Цмоки-Минск” командасына каршы уйнады. Бу матчта Казан баскетболчылары җиңү яуладылар.

Беренче чиректә Казанның “УНИКС” командасы өстенлекне алды – 3:21.

Икенче чирек тә “УНИКС” файдасына тәмамланды – 17:46.

Өченче чиректә дә “УНИКС” командасы “Цмоки-Минск”тан өстенрәк булды – 29:70.

Дүртенче чирекне Казан баскетболчылары 42 очкога остен чыгып төгәлләделәр һәм бу уенда җиңүгә ирештеләр – 57:99.

Киләсе уенны “УНИКС” Казанда “Баскет-холл”да үткәрәчәк. Казан баскетболчылары Европа Кубогы өчен көрәштә лидерларның берсе Андорра-ла-Велья шәһәреннән “Андорра” командасын кабул итә. Матч 6 февраль 19:00 сәгатьтә башлана. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10