ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Болгар һәм Зөяне торгызуны бәяләп бетергесез хезмәт дип бәяли

1 февраль 2019, 17:53 , Фото: Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов Болгар һәм Зөяне торгызуны бәяләп бетергесез хезмәт дип бәяли Минтимер Шәрипович команда туплый, кешеләрне күндерә алды, бу эшкә предприятиеләр, бизнес, халыкны берләштерә, җәлеп итә алды, диде Президент.

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар һәм Зөядә башкарылган эшләр бәһасез булуын әйтте. Бу хакта ул "Пирамида” сараенда “Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар” проекты тәмамлану уңаеннан уза торган тантаналы чарада билгеләп узды.

“Яңарыш” Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондын булдыру турында указ 2010 елның 17 февралендә имзаланган. 2010 елның язында Болгарда һәм Свияжскида киңкүләм реставрация, төзелеш һәм археологик эшләр башлана. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимр Шәймиев Фондның попечительләр советы рәисе була.
 
"Бүген тугыз еллык эшкә йомгак ясыйбыз. Тугыз ел элек бу эшләр катлаулы һәм ерак кебек тоелган иде. Минтимер Шәрипович команда туплый, кешеләрне күндерә алды, бу эшкә предприятиеләр, бизнес, халыкны берләштерә, җәлеп итә алды. Иң мөһиме - бу проектны РФ Президенты Владимир Путин хуплады", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Минтимер Шәймиев кебек кеше мөрәҗәгать иткәндә, кире кагу, мөгаен, кыен булуын да әйтте. "Башкарылган эш бәһасездер. Четерекле һәм саллы эш бу. Минтимер Шәрипович Президентлыктан киткәндә, ул миңа "шушы ике объект белән шөгыльләнәм" диде. Ул бит ЮНЕСКОның Россиядә беодәнбер илчесе дә", диде ТР Президенты.

Ул татар, рус һәм инглиз телләрендә белем бирү үзәкләре төзелеше ниятләнүен дә искәртте. "Моңа кадәр сез алынган теләсә нинди проект "5"легә эшләнде. Без ярдәм итәрбез. Уңышлар телик. Бу проект уникаль булачак. Без аны пилот проект итәргә телибез. Хәерле сәгатьтә! Аллага тапшырдык", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевкә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10