ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

YouTube видеохостингы эшендә тоткарлыклар килеп чыккан

1 февраль 2019, 10:38

Интернет ресурслар эшчәнлеген күзәтүче DownDetector сайты мәгълүматлары шуны раслый.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Бүген YouTube видеохостингы эшендә тоткарлыклар килеп чыккан. Интернет ресурслар эшчәнлеген күзәтүче DownDetector сайты мәгълүматлары шуны раслый. Россиядәге кулланучылар да әлеге проблемага юлыккан. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Видеохостинг эшендәге тоткарлык турында хәбәрләр Мәскәү вакыты белән 4.38 сәгатьтә килә башлаган. Кулланучыларның 59 проценты роликлар караганда килеп туган кыенлыкларга зарланган. Тагын 28 проценты YouTube сайты эшендәге проблемалар турында язган, 12 проценты авторизация вакытындагы кыенлыклар хакында хәбәр иткән.

Видеохостинг эшендәге тоткарлыклар турында иң күп хәбәрләр АКШның көнчыгыш яр буеннан һәм Калифорния штатыннан килә. Мондый проблема шулай ук Бөекбритания, Нидерланд, Бельгия, Германия, Польша һәм Россиянең Европа өлешендә күзәтелә.

29 гыйнварда Gmail электрон почтасы эшендә тоткарлыклар килеп чыккан иде. Кулланучылар авторизация вакытында һәм электрон хатлар алган чагында кыенлыкларга юлыкты.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10