ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чүпрәле үзәк хастаханәсе табибы бадминтон буенча ярышларда икенче урынны алган

1 февраль 2019, 02:00

Бадминтон буенча күп санлы турнирлар чемпионы Сингх Раджеш Кумар ялын Һиндстанда әти-әнисе янында үткәрә.

(Чүпрәле, 1 февраль, "Татар-информ", "Туган як" ). Чүпрәле районы үзәк хастаханәсенең табиб-травматологы, бадминтон буенча федерация президенты Сингх Раджеш Кумар ел саен чираттагы ял вакытында Һиндстанда уеннар оештыра. Шәхсән үзе исә Һиндстанның Калькутта штатында Mahindra club kolkata бадминтон буенча узган чемпионатында катнашып, 2 урынны яулаган. Бу турыда җирле басма яза.

Бадминтон буенча күп санлы турнирлар чемпионы Сингх Раджеш Кумар ялын Һиндстанда әти-әнисе янында үткәрә. Ул гомерләрен табиб һөнәренә багышлаган әти-әнисен, якыннарын сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә, уеннар оештыра. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10