ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Азнакайда ире хатынын стакан белән яралаган

1 февраль 2019, 07:00

Суд карары нигезендә, ул 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә.

(Азнакай, 1 февраль, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакай шәһәр прокуратурасы 24 яшьлек азнакайлыга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул бергә яшәгән кешесенең сәламәтлегенә зыян салуда гаепләнә. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Суд билгеләгәнчә, узган елның ноябрь аенда ул көнләшү нигезендә туган низаг вакытында бергә яшәгән хатынына стакан ыргыта. Нәтиҗәдә, соңгысының тезе яралана.

Хөкем ителүче үзенең гаебен тулысынча таный.

Суд карары нигезендә, ул 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Карар әлегә үз көченә кермәгән.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10