ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Бер кукмаралы дустының телефонын урлаган

1 февраль 2019, 01:00

Суд аңа 80 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза биргән.

(Кукмара, 1 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Прокуратура 37 яшьлек кукмаралыга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыккан. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Суд аны гражданинга шактый зыян китереп урлау маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип тапкан. Судта ачыкланганча, ул исерек хәлдә дусты фатирында булган чакта аның 8 мең сумлык кәрәзле телефонын урлаган.

Гаепләнүче үзенең "кыңгыр эше"н тулысынча таныган, зыянны каплаган. Суд аңа 80 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләгән. Хөкем карары үз көченә кермәгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10