ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казанда су төбенә чумып тору вакыты буенча куелган дөнья рекорды 8 млн сумга төшкән

31 гыйнвар 2019, 19:31 , Фото: Владимир Васильев, Султан Исхаков

Казанда су төбенә чумып тору вакыты буенча куелган дөнья рекорды 8 млн сумга төшкән

Казанның Изумрудное күлендә дайверлар су астында ун сәгатьтән артык тора алган.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Дайверларның су төбендә озаграк тору вакыты буенча проектны гамәлгә ашыру, уртача алганда, 8 млн сумга төшә. Бу хакта«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казанда урнаштырылган дөнья рекордына багышланган матбугат конференциясендә Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды җитәкчесе Дмитрий Шиллер сөйләде.

«Бу һәрвакыт тирәнлектән, без суга чумган билгедән тора. Мондый проектның уртача суммасы - 8 млн сум. Аннан инде туктыйсы лагерь төзелеше, аңа бару, тору кебек чыгым плюс-минуслары», – дип аңлатты ул.

Авыр киемнәрдән тыш, аквалангистларның һәркайсында организмның температурасын контрольдә тотучы тугыз регулятор булган. Бер җайланманың бәясе 1 мең евро тәшкил итә. Мондый чаралар - регуляторлар җитештерүче заводлар өчен аларны сынап карауда бердәнбер мөмкинлек, диде Шиллер.

«Мондый әйберләр җитештерүче хисабыннан дайверларга финанс чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә. Җитештерүче алга таба рекламада куллану максатыннан шушындый экспериментларда катнашырга тели», - дип өстәде отряд җитәкчесе.

Кичә Казанның Изумрудное күлендә су астына төшүнең рекорды куелган иде: аквалангистлар төркеме су астында ун сәгать һәм биш минут торды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10