ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казанда Россиядәге иң кечкенә фатирны тапканнар

31 гыйнвар 2019, 18:42

Сатучы хуҗасы 12 квадрат метр мәйданлы студия өчен 1,35 млн сум сорый.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда Россиядәге иң кечкенә фатир сатыла: бу - 12 квадрат метр мәйданлы студия. Бу хакта «Фатирлар дөньясы» порталы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Санузелы, кухня зонасы, көнкүреш техникасы һәм җиһазы булган күптән түгел ремонтланган фатир-студия хуҗасы торак өчен 1,35 млн сум сорый. Торакны ипотекага алып булла, дип билгеләп үтелә.

Новосибирск һәм Чиләбе өлкәләрендә сатыла торган фатирлар бер «квадрат» ка зуррак.

Иң кечкенә фатирлар унлыгына шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Ялте һәм башка шәһәрләрдәге азгабаритлы фатирлар кергән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10