ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» бәйгесе узачак

31 гыйнвар 2019, 21:20 , Фото: tatar-congress.org

Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» бәйгесе узачак Бәйгедә җиңүче «Татар кызы» халыкара конкурсының сайлап алу турына үтә.

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» бәйгесе узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә җиңүче «Татар кызы» халыкара конкурсының сайлап алу турына үтә. «Урал кызы» өч турда уздырыла.

Сайлап алу туры мәдәният һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан районнарда, шәһәрләр һәм авылларда оештырыла. Свердловск өлкәсендә ул 2019 елның 13 апреленә кадәр үткәрелә.

Ярым финал туры 27 апрельдә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Әрәкәй авылының милли мәдәни комплексында узачак.

Финал туры. «Урал кызы» конкурсының гала-концерты 27 апрельдә 18.00 сәгатьтә Әрәкәй авылының милли мәдәни комплексында оештырыла.

«Урал кызы» конкурсында катнашу өчен, Свердловск өлкәсендә яшәүче 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булган кызларны чакыралар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10