ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Бензин – үзебезнеке, бәясе кешенеке - "Ватаным Татарстан"

31 гыйнвар 2019, 16:52

Машина төзелеше узган ике елда рес­публика икътисады үсе­ше­нең төп нигезе булган.

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Эльвира Вәлиева). Татарстанда машина төзе­леше тармагы “аксый”. Рес­публика нефтьче­ләре­нә генә кайгырасы юк. Бездә чыгарылган нефть­нең өчтән ике өлешен эшкәртә башларга ниятли­ләр. Хөкүмәт йортында узган брифингта Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы­ның узган елгы эшенә йомгак ясадылар.

Былтыр республикада сә­нәгать җитештерү индексы 102 процент тәшкил иткән. Татарстан Премьер-минис­тры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кә­римов сүзләренә караганда, сәнәгать җитештерү күлә­ме 2 триллион 818 миллиард сумга җиткән. Республикада сә­нә­гать өлкәсендә 337 меңгә якын кеше эшли. Моннан тыш 149 мең чамасы кеше сәүдә белән шөгыльләнә. “Тулаем төбәк продуктының 44,6 проценты – сәнәгать, ә 16,4 проценты сәүдә өлкәләренә туры килә. Сәүдә өлкәсе иң зур үсештәге юнәлешләрнең берсе булып тора”, – ди министр.

Брифингта билгеләп үт­кәнчә, ваклап сату күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округына керүче тө­бәкләр арасында алдынгы урында тора. Алдагы ел белән чагыштырганда, былтыр күр­сәткеч 106 процент тәшкил иткән. Ел дәвамында 917 миллиард сумлык продукция сатканнар. “Узган ел сәүдәгә бәй­ле кайбер үзгә­решләр дә кү­зәтелде, – ди Альберт Кә­римов. – Азык-төлек товарларына туры килгән күрсәткеч­ләр 47дән 44 процентка кадәр кимеде. Аның каравы озак вакытка исәпләнгән товарлар сатуга туры килгән өлеш артты”.

Министр тармактагы кайбер юнәлешләргә аерым тукталды. Былтыр республика­ның машина төзелеше тармагында сәнәгать җитештерү ин­дексы 92 процент тәшкил иткән. “Бу – без фаразлаган 100 проценттан кимрәк, әл­бәттә. Әйтергә кирәк, машина төзелеше узган ике елда рес­публика икътисады үсе­ше­нең төп нигезе булып торды.

2016 елда үсеш – 4,5, 2017 елда исә 7 процент тәшкил итте”, – дип аңлаттылар журналистларга. Узган ел Татарстандагы 70тән артык предприятие дәүләт ярдәменнән файдаланган. Аерым алганда, сүз ташламалы займнар, экспортка ярдәм күрсәтү, процент ставкасын субсидияләү турында бара. Гомумән алганда, республика җитештерүчеләренә 49 миллиард сумлык дәүләт ярдәме күрсәткәннәр.

“Республика нефтьчеләре былтыр 600 миллиард сумлык товар төяп озатты. Нефтьчеләр барлыгы 36,4 миллион тонна нефть чыгарды. Үсеш 1,6 процент тәшкил итә”, – ди Альберт Кәримов. Алдагы елны 35,8 миллион тонна “кара май” тапкан булганнар. 2016 ел белән чагыштырганда, бу – 1 процентка күбрәк. Татарстанда кыен чыгарыла торган һәм югары үзлекле нефть ятмаларын үзләштерүгә зур игътибар бирелә, дип тә искәртте министр. Мәсәлән, узган елның декабрендә республиканың иң зур нефть чыгару компаниясе булган “Татнефть” бишенче миллион тонна югары үзлекле нефтьне җир өстенә чыгарган.

Киләчәктә Татарстанда нефтьне эшкәртү сәнәгатен үстерү дә күздә тотыла. Бүген республикада чыгарылган “кара алтын”ның яртысы гына диярлек эшкәртелә. “ТАНЕКО”ның яңа куәтләре сафка баскач, әлеге күрсәткеч гомуми күләмнең өчтән икесен тәшкил итәчәк дип көтелә. “Сүз, шул исәптән нефтьне тирәнтен эшкәртү турында да бара”, – диделәр журналистларга. Узган ел йомгаклары буенча, нефть чыгаруга сәнәгать җитештерүнең биштән бер өлеше туры килгән. Тагын шул кадәресе үк нефть эшкәртүгә кагыла. Былтыр Татарстанда дизель ягулыгын җитештерү – 34, бензинныкы исә 25 процентка арткан. “Нефть эшкәртү сәнәгатен үстерү – республикада автомобиль ягулыгына бәяләр төшүгә җирлек булмасмы?” – дип тә кызыксындылар министрдан. Әлеге сорау сөйләшү башыннан ук үзен бик җитди тоткан министрны елмаерга да мәҗбүр итте хәтта. “Ягулыкка бәя билгеләү башка бик күп төрле күрәсткечләргә дә бәйле”, – дип кенә җавап бирде ул.

Татарстанда “Казан синтетик каучук заводы” һәм “Казан синтетик каучук заводы – Силикон”га стратегик инвестор эзләү эше дә дәвам итә. Альберт Кәримов сүзләреннән аңлашылганча, республика җитәкчелеге проблемалы ике оешманы да бер кулга тапшырмакчы. “Бу катлаулы мәсьәлә. Әлеге эш белән көн саен шөгыльләнәбез. Иң мөһиме – проектта катнашырга әзер булган инвесторны ачыкларга кирәк”, – ди министр. Сүзнең кемнәр турында баруын, гомумән, бөлгенлеккә төшкән дип игълан ителгән заводны коткарырга әзер булган компания бармы икәнен генә әйтмәде ул. Бу хакта бүген Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы утырышында сөйләшәчәкләрен белдерде. “Бөтен кыенлыкларга да карамастан, “Казан синтетик каучук заводы эшен туктатмады”, – дип тә ассызыклады министр 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10