ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда автокран пенсионерны бәрдергән

31 гыйнвар 2019, 11:16 , Фото: Госавтоинспекция Набережных Челнов

Чаллыда автокран пенсионерны бәрдергән 65 яшьлек хатын-кызны Автокала ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр, әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.

(Чаллы, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда «КАМАЗ» автомобиле базасындагы автокран пенсионерны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Юл һәлакәте кичә Сөембикә проспектындагы 44/1нче йорт каршында булган. Автокранның 48 яшьлек йөртүчесе, 21/2Б йортының төзелеш мәйданчыгыннан чыккан чагында, 65 яшьлек хатын-кызны таптаткан. Зыян күрүчене ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. Табиблар күпме генә тырышса да, хатын-кызның гомерен саклап кала алмаган. Ул хастаханәдә үлгән.

Авариянең барлык нечкәлекләре ачыклана.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10