ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда автобус тукталышка бәрелгән

30 гыйнвар 2019, 17:15 , Фото: соцсети

Чаллыда автобус тукталышка бәрелгән Чаллыда яшәүче кешеләр җәмәгать транспорты тукталышындагы яңа павильоннарының функциональ булмавына зарлана.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Яр Чаллы шәһәрендә тукталыш павильоны җимерелгән. Аңа автобус бәрелгән. Бу турыда мәгълүмат социаль челтәрләрдә таралды.

65нче комплекста "Залесный проспект" тукталышында авария вакытында беркем дә имгәнмәгән.

"Татар-информ" агентлыгына Дәүләт автоинспекциясендә аңлатканча, маршрут автобусы 29 гыйнварда 12.40 сәгатьтә тукталышка бәрелә. Автобус белән 55 яшьлек йөртүче идәрә итә.

Социаль челтәр кулланучылар хәбәр иткәнчә, биредә яшәүчеләр тукталыш конструкциясенең ватылырга торуын инде күптән әйткән булган.

Чаллыда яшәүчеләр тукталыштагы яңа павильоннарының функциональ булмавына зарлана. Шул хакта алар башкарма комитетка берничә тапкыр мөрәҗәгать итә. Әлеге павильоннар яңгырдан да, кардан да, җилдән дә сакламый. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10