ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Айрат Зарипов милли матбугат чаралары уникальлекне сакларга тиеш дип саный

30 гыйнвар 2019, 17:26 , Фото: архив tatar-inform

Айрат Зарипов милли матбугат чаралары уникальлекне сакларга тиеш дип саный Чуваш телендә чыга торган “Сувар” газетасы сайтына ай саен 2 мең кеше керә.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанда милли телләрдә чыга торган басмалар үзләренең аерымлыкларын һәм аудитория белән элемтәне сакларга тиеш. Чөнки алар республикада яшәүче халыкларга кирәк. Бу турыда "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә әйтте.

“Мәгълүмат технологияләре бик тиз үзгәрә, вакыт белән бергә атларга өлгерергә кирәк. Милли матбугат чараларына аудиторияне һәм уникальлекне сакларга кирәк. Чуваш телендә чыга торган “Сувар” республика газетасы бер елэчендә социаль челтәрләрдә язылучылар санын 23 процентка арттырган һәм 9 мең укучы җыйган. Ай саен сайтка 2 мең кеше керә”, - диде Айрат Зарипов.

“Удмурт телендә чыга торган „Азьлан“, чуваш телендәге „Ялав“, „Туслах“, „Ял пурнасе“, „Таван ен“ газеталарына бу юнәлештә эшләрне көчәйтергә кирәк”, - диде “Татмедиа” җитәкчесе.

  • Республикада рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә 524 басма матбугат чарасы теркәлгән. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10