ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: Үлгән кешегә мәрхүм дип әйтергә ярамый - "Шәһри Казан"

30 гыйнвар 2019, 21:14 , Фото: архив tatar-inform

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: Үлгән кешегә мәрхүм дип әйтергә ярамый - Мәет күмүгә кагылышлы кайбер йолалар билгеле бер җирлектә генә бар, кайберләре нигезсез ышануларга гына бәйле кебек - хәзрәт шуларны аңлата.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина). Беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Иртәме-соңмы, барыбыз да бу дөньядан китәчәк.

Бөтен дини йолаларны үтәп якыннарыбызны соңгы юлга озату – безнең бурыч. Ә ул исә бик четерекле мәсьәлә. Мәет күмүгә кагылышлы кайбер йолалар билгеле бер җирлектә генә бар, кайберләре, беренче карашка, нигезсез ышануларга гына бәйле кебек. Аларга ачыклык кертү өчен без Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшинга мөрәҗәгать иттек.

– Хәзрәт, мәетнең кәфененә дога салып озатканнарын күргәнем бар, имештер, ул аңа теге дөньяда булышачак. Анда нинди дога языла?
– Ул кәгазь кисәген җавапнамә диләр. Элегрәк кәфен кисүче әбиләр шул кәгазьне әзерләп куялар иде. Янәсе, фәрештәләр сорау биргәндә, җавап тоту җиңелрәк була. Әмма моның нигезе китапта юк. Мәрхүмнең исән чакта кылган изгелекләре булмаса, шпаргалка салып кына котылу мөмкин түгел.

– Бер районда мәетне зиратка алып барганда, өстенә яратып кигән киемен салып баралар, бу бер ырым-шырым гына түгелме?
– Районнар буйлап йөргәндә, әллә нинди сәер нәрсәләргә юлыгасың. Аллаһы Тәгалә Үз хозурына кайтучы бәндәләре өчен иң хәерле киемне Үзе сайлады: ул да булса ап-ак тукыма кәфенлек. Мәрхүмгә башка киемнәрнең кирәге юк.

– Мәет чыгып киткән капка бер көн ачык торырга тиешме?
– Мәет булган йортның капкасын ачып кую халык йоласы, дини таләп түгел. Шуңа күрә, эш беткәч, капкаларны ябып куялар.

– Мәет булган өйдә төнлә утны сүндермичә чыгалар. Бу курку белән генә бәйлеме?
– Шәригатьтә андый нәрсә юк. Мәрхүмнәр электр яктысына мохтаҗ түгелләр.

– Кешенең җаны өйгә күбәләк булып кайта, диләр. Дөрес сүзме ул?
– Кешенең кабердәге тормышы, ахирәт хәлләре безнең өчен яшерен гыйлем булып тора, шуңа күрә алар белән бәйле мәгълүматларны без фәкать Коръән һәм хәдисләрдә килгән хәбәрләргә генә таянып әйтә алабыз. Хәдисләрдә кешенең җаны ничек тәннән аерылганы, кая киткәне әйтелә. Әмма җаннарның төрле хайваннар, кошлар, бөҗәкләр яки башка кешеләр рәвешендә җиргә кайтып йөрүләре, Җир йөзендә берничә мәртәбә яшәүләре хакында хәбәр ителми. Димәк, мөселман бу нәрсәгә ышанырга тиеш түгел.

– Мәетне төнлә саклау ни өчен кирәк, кайдан кергән гадәт ул һәм мәҗбүриме?
– Безнең халыкта андый гадәт бар. Мәрхүмнең якыннары иртәнгә кадәр яныннан китмичә, сүрәләр укып, догалар кылып утыралар. Әмма бу күбрәк халыкның горефенә кайта, ниндидер тиешле гамәл булып тормый. Мөселман илләрендә һәм бездә дә заманча корылган җеназаханәләрдә мәетнең тәне махсус суыткычка куела, янында һичкем утырмый.

– Мәет үлгәч, көзгене каплау нәрсәне аңлата?
– Безнең халыкта көзге белән бәйле кызык нәрсәләр очрый. Мәсәлән, көзгегә карасаң, тәһарәтең бозыла, диләр. Әлбәттә, бу дөрес түгел. Аш үткәргәндә, мәет чыкканда да көзгеләрне каплау халык гадәте булып тора. Бәлки, өлкән буын көзгене сурәт дип каплап куярга гадәтләнгәндер?

– Мәетнең 51нче көнен аның өчен иң авыры, диләр. Ул нәрсәсе белән авыр?
– Кайбер районнарда мәетнең 52нче көнендә догалар кылалар. Бер китапта да мәетнең 51нче яки 53нче көнендә аерым нәрсәдер була дип укыганым юк.

– Мәет чыккан өйне җыештыру нәрсә белән аңлатыла? Өйне түр башыннан түгел, ишек ягыннан юа башлыйлар, имеш.
– Мәет чыккан өйне юу күбрәк халыкның чисталык яратуына кайта дип уйлыйм. Нәрсә дисәң дә, кеше вафат булганда авырып та ята, вафатыннан соң бик тиз бозыла, кайчак исләнә дә башлый. Шуңа күрә өй юу яхшы гадәт дип уйлыйм. Әмма өй юуны түр башыннан башларгамы, әллә ишек ягыннанмы – моның дини әһәмияте юк.

– Мәет булган өйдә ни өчен ашарга пешермиләр? Күршеләре чакырмаса, ничек тукланырга тиешләр?
– Ризык пешерү катгый тыела дип әйтергә ярамый. Әмма башына кайгы төшкән кешедә ашарга пешерү, табын әзерләү кайгысы түгел. Шуңа күрә Пәйгамбәребез, бер сәхабәсе үлгәч: «Җәгъфарның гаиләсенә ризык әзерләгез, чөнки аларга кайгы килгән», – дигән. Башына кайгы төшкән кешеләрне чакырып, ашатып чыгару динебездә сөннәт эш булып тора. Газиз туганын озатканнан соң, икенче көнне хәлдән таеп табын хәстәрләп, кунак җыю хәерле эш саналмый.

– Мәет юганда, перчатка киеләме?
– Кулга нәрсәдер кию мәҗбүри түгел. Бары тик мәетнең җенес әгъзаларын юганда гына кулга сизелмәслек итеп чүпрәк чорнау таләп ителә. Шулай да, гигиена ягыннан кулга перчатка киеп юу хәерлерәк. Аеруча мәет якын туганың булмаганда.

– Госелләнгән мәет янына керергә ярамый дигән сүз каян килеп чыккан?
– Еш кына бабайлар, мәетне госелләндергәннән соң, аның янына бик китермиләр, йөзен дә ачып күрсәтмиләр. Әлбәттә, мәетне караганнан, якын туганы кагылганнан, үпкәннән аның тәһарәте бозылмый. Шулай да, үлгән кешене бөтен кеше күрмәсә дә була. Кеше исән чакта матуррак була, шулай истә калсын.

– Мәет юган суны күрәзәчеләр куллана, имеш. Моны булдырмас өчен нишләргә? Суны авыл җирендә кая түгәргә?
– Авыл җирләрендә, гадәттә, мәет юган суны билгеле бер урынга түгеп киләләр. Әмма шәһәр җирендә тугыз катлы йорттан аска төшереп түгү зур мәшәкать тудыра. Өстәвенә, андый суны йөзләрчә кеше, балалар җыела торган ишегалдына түгү хәерле эш түгел. Шунлыктан канализациягә агызып җибәрәбез.

– Кәфенлек теккән инәне кая куярга?
– Кирәксә, алга таба кулланырга. Аның бер куркынычы да юк. Соңгы вакытта кәфенлекләрдә киң тукыма кулланыла, тегү эшләренә хаҗәт калмый.

– Мәетне юган сабынны балаларына бүлеп биргәннәрен күргәнем бар. Бу дөрес гамәлме? Алар аны сакларга тиешме?
– Мин үзем мәет юу өчен сабын сорап алам, соңыннан аны чүп савытына ташлыйм. Мәет юган сабынны кемгәдер тапшыру бөтенләй кирәксез эш дип саныйм.

– Бер елга бер мәет булса, аның артыннан тагын ике булыр, дип тә әйтәләр. Бу ышану гына дисәң, чынлап та шулай килеп чыга бит.
– Сөекле Пәйгамбәребез бер нәрсәне дә начар юрарга кушмады. Тормышта туры килгән кебек нәрсәләр була инде ул. Әмма һәр кеше бу дөньядан Раббысы билгеләгән вакытта китә. Берәүнең дә әҗәл вакыты икенче кешенең әҗәле сәбәпле ашыктырылмый һәм кичектерелми.

– Мәетне юганда тәне йомшак булса, артыннан тагын бер мәет була дигән ышану да бар...
– Юк ла инде, мондый нигезсез хорафатлардан арынырга кирәк. Шәхсән үземә бу ниндидер юаныч та бирә. Кайбер кешеләрнең тәннәре шулкадәр йомшак кала, әйтерсең лә ул матур итеп йоклап кына ята. Бу яхшы күренеш дип уйлыйм.

– Мәетне юар өчен суга барган кешеләр сөйләшмәскә тиеш, берсе – чиләк-көянтә, икенчесе комган белән бара. Чиләкләрне чайкаган суны кире якка түгәләр. Чиләкләрнең өстен марля белән каплыйлар. Бу каян чыккан гадәтләр?
– Әгәр бу дин күрсәтмәләре булса, аның хикмәтләрен китаптан табарга булыр иде. Әмма халыкта таралган гадәтләрне каян белеп бетерәсең?

– Мәет юучыга элек сәдакага тавык һәм он биргәннәр. Хәзер нәрсә бирергә? Тавык белән он акча булмаганга бирелгәнме, әллә башка сәбәбе бармы?
– Әлбәттә, иң яхшысы – мәетне якын туганнары юу. Шәхсән үзем вафат булган бер ир туганымны да, дусларымны да башка кешегә бирмәскә тырышам. Үлгән кешенең тәнендә еш кына төрле кимчелекләр дә табыла. Якыны исә күргәнен артык сөйләп йөрми. Әмма күпчелек ул эшне белмәү яки батырчылык итмәү сәбәпле, һәр авылда мәет юучы әбиләр, бабайлар бар. Әлбәттә, аларга хезмәтләре өчен хакын түләргә мөмкин. Әмма бүгенге заманда тавык, онга ихтыяҗ юк. Әби күп еллар сандыгында саклаган, нафталин исләрен сеңдергән күлмәкне дә киеп булмый.

– Өчесен үткәргәндә кайбер җирдә үлгән көненә, кайбер җирдә күмгән көненнән исәплиләр. Кайсысы дөрес?
– Әлеге искә алу мәҗлесләре фикһ китапларында төгәл билгеләп куелмаган, бәлки кешеләрдә таралган гадәтләр булып тора. Ә гадәтләр кешегә мәшәкать китерергә тиеш түгел. Кайвакыт мәетнең кырыгы дүшәмбегә туры килергә мөмкин. Ашка баручы кешеләргә – эштән сорап, заводта эшләүчеләргә урыннарына алмаш табып мәшәкатьләнергә туры килә. Үткәрсеннәр ял көннәрендә. 39 яки 41нче көнендә үткәргәннән мәет рәнҗеп тормас, инша Аллаһ.

– Каберне кичтән казып куярга ярыймы?
– Авыл җирләрендә каберне иртән казысалар, шәһәр җирләрендә кыш вакытларында биш-алты каберне алдан казып куярга туры килә. Чөнки үлүчеләр саны шактый булып, өлгерә алмаска мөмкиннәр.

– Күмгәндә, зиратка хатын-кызга керергә ярыймы?
– Мәетне куйганда, хатын-кызга катнашу хәерле эш саналмый. Беренчедән, бер көтү ир-ат арасында хатын-кызга буталып йөрү яхшы түгел. Икенчедән, мәетне кабергә төшергәндә, якын туганнарына иң авыр вакыт булып тора. Нәзек күңелле хатын-кызларыбызга андый вакытларда катнашмау хәерлерәк була.

– Мәетне зиратка күтәреп алып бару савабы турында да сөйләгез әле.
– Каберстан артык ерак булмаганда, җеназаны җилкәләргә күтәреп бару яхшырак. Күтәреп баручыларга да адым саен савабы күбрәк була, кешеләрнең күз алдыннан күренеп үткән мәет тә гыйбрәт-дәрес бирә.

– Мәетләргә мәрхүм дип әйтергә ярамый дигәннәрен ишеткән бар. Шуңа аңлатма бирегез әле.
– Чынлап та, болай дип әйтүнең нигезе бар. Бу сүзне турыдан-туры тәрҗемә итсәк, Аллаһның рәхмәте төшкән дигән сүз ул. Гарәпләрдә рәхимуллаһ дигән сүз бар, сәхабәләр турында радыйаллаһу ганһе, ягъни Аллаһ аннан разый булсын, дибез. Шуңа да мәрхүмнәрдән булсын дип әйтү дөресрәк. Бездә исә кыскача гына мәрхүм дип әйтү гадәткә кергән. Моны гаепләп әйтеп тә булмый. Мин үзем дә шулай дим. Тик без беркемгә дә, бигрәк тә динсез кешеләргә Алланың рәхмәте буламы-юкмы икәнен белмибез. Дөресе – мәрхүмнәрдән булсын дию. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10